Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

“Без бергә” хәйрия концерты райондашларны берләштерде

Район мәдәният сараенда махсус хәрби операция зонасында катнашучы якташларга ярдәм йөзеннән узган “Без бергә” хәйрия концертында Тирсә, Сарсак-Омга, Кодаш Биектау, Тәбәрле, Яңа Акхуҗа, Яңавыл мәдәният йортларының иҗат коллективлары катнашты.

Концерт бердәмлек һәм патриотлык бәйрәменә әверелде. Сәхнәдән халык җырлары, Ватан турында заманча композицияләр яңгырады, дәртле биюләр һәм лирик чыгышлар башкарылды. Тирсә мәдәният йортыннан Наил Таҗиев башкаруындагы “Исән кайтыгыз!” җыры илебез иминлеген саклаучы якташларыбызга наказ буларак кына яңгырап кына калмыйча, җитди, тирән эчтәлекле чыгыш тамашачыларны тагын да берләштерде. Яңа Акхуҗадан иң өлкән катнашучы Зәмфирә Дәүләтшинаның чыгышы да беркемне битараф калдырмады. Аның шигырьләре һәм Марат Муллахмәтов баянда уйнаган көйләргә кушылып башкарган җырлары  буыннар арасында тере күпер кебек яңгырады.
Сарсак-Омганың “Зарни сизьыл” (“Алтын көз”) халык ансамбленең дәртле җырлары һәм биюләре залны энергия һәм шатлык белән тулыландырды. Татьяна Малышева һәм Анатолий Гордеев үз җырлары белән концертка лирик кәеф өстәделәр. 
Һәр чыгыш тормыш рухы, кече һәм зур Ватаныбызга мәхәббәт белән сугарылган иде. Кодаштан Фәридә Шабалина, Яңа Акхуҗадан Резеда Акбашева, Вәсилә Гайнетдинова, Биектаудан Физалия Шакирьянова, Тәбәрледән Рөстәм Гыймазов, Яңа Акхуҗа ансамбле башкаруындагы җырлар күңел кылларын тибрәтте. 
Яңа Акхуҗадан Ольга Камалиева башкаруында “Солдатушки, бравы ребятушки” җыры көчле алкышларга күмелде. Җырчының тавышында кыюлык та, горурлык та, җиңелчә сагыш та сизелде. 
– Мин гомер буе Ижауда яшәдем, заводта эшләдем. 2009 елда пенсиягә чыккач Яңа Аккуҗага күчендем. Кечкенә авыл булса да, монда чын иҗат тормышы кайный. Авыл сәхнә осталары белән бергә мин дә үзешчән артист булып киттем. Һәр чыгыш – ул аралашу шатлыгы. Егетләребез алгы сызыкта, илне саклыйлар. Ә без аларга тылда иҗатыбыз, йөрәк җылыбыз белән ярдәм итә алабыз, – диде Ольга Ивановна.
Тирсәдән “Азалия”, Яңавылдан “Шатлык” коллективларының яшь биючеләре биегәндә аяклар тыпырдады. 
–    Безнең коллективтагы Зәнирә, Диана, Зәринә, Мәдинә, мин дә халык биюләрен яратабыз. Ул кәефне дә күтәрә, сагышландыра да, – диде яшь биюче Сәрия.  Алып баручылар Анатолий Гордеев һәм Гөлия Галиуллина Ватанны ярату, хәрбиләргә хөрмәтне шигырь юлларына төреп җиткерделәр. 
Концерт ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин артистларга, тамашачыларга олы рәхмәтен белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев