Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Бүген Әгерҗедә “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры узды

Бүген  Әгерҗедә тәүге тапкыр “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры узды.

Анда Әгерҗе, Менделеев, Минзәлә, Тукай, Актаныш, Мамадыш, Мөслим, Алабуга  районнарыннан 40ка якын гүзәл һәм көчле затлар төрле номинацияләрдә сыналдылар.

Рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә өстенлек бирүчеләр, үз балаларыннан тыш тәрбиягә чит нарасыйларны алган аналар, лаеклы ялда булуларына карамастан бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы хатын-кызлар, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучылар һәм башкалар  финалга чыгу өчен осталыкларын күрсәттеләр. Ә бәйгедә катнашкан көчле затлар  “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк“, “Ир-ат – лидер“ номинацияләрендә хөрмәтләнделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев