Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бүген – Китапханәчеләр көне: саннар ни сөйли

Әгерҗе районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасына 25 китапханә: Әгерҗедәге үзәк һәм балалар, 23 авыл китапханәсе керә. 35 китапханә пункты – гамәлдә.

23 китапханә интернетка тоташтырылган.

Китапханәләрдә электрон хезмәт күрсәтү системасына күчү бара.

Китап укучылар саны – 15979. Бер китапханәгә уртача 1412 кеше туры килә. 

Фондта 290156 китап бар. Узган ел 3244 яңа китап кайткан. Бу – бер китап укучыга 17 китап туры килә дигән сүз.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 40 хезмәткәр эшли. Аларның 23е – югары белемле. 25 хезмәткәрнең стажы 10 елдан артык. 30 китапханәче – 30-55 яшьтә.

 

Әлеге системаның төп эш юнәлешләре – гражданлык-патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, экология, эстетик сәнгать, профориентация.

 Район үзәк китапханәсе каршында “Ак калфак“ оешмасы, “Күңел чишмәләре“ әдәби берләшмәсе эшли. Әгерҗедәге балалар, авыллардагы китапханәләрдә китапханәчеләр, төрле түгәрәкләр оештырып, өлкән һәм яшь буынны китап укуга тарту буенча колачлы эш алып баралар.

Һәр китапханәдә истәлекле даталарга багышланган чаралар, районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр, язучыларның юбилейларына багышланган әдәби кичәләр уза, күргәзмәләр эшли.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев