Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Данлыклы җырлар авторы коронавирустан вафат булган

400дән артык җыр иҗат иткән һәм 30 альбом чыгарган

Мәшһүр Мексика композиторы һәм җырлар авторы Армандо Мансанеро 85 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы El Universal басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Декабрь урталарында Мансанерода коронавирус тапканнар. Берничә көннән соң музыкантны реанимациягә күчергәннәр һәм ясалма вентиляция аппаратына тоташтырганнар. Хәле яхшырган кебек тоелса да, Мансанеро йөрәге туктау сәбәпле кинәт вафат булган.

Композитор үз гомерендә 400дән артык җыр иҗат иткән һәм 30 альбом чыгарган. Аның композицияләрен Фрэнк Синатра, Элвис Пресли, Перри Комо, Кристина Агилера кебек җырчылар башкарган. Мансанеро Латин Америкасы һәм испан музыкасын үстерү һәм популярлаштыру өчен гаять зур өлеш керткән.

Рики Мартин, Паулина Рубио, Пабло Альборан, Фито Паэс кебек дөнья күләмендә танылган артистлар социаль челтәрләрдә композиторны хөрмәтләп искә алды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев