Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Әгерҗе кызы республика бәйгесендә икенче урын алды

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында узган үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотр-бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

 

Әгерҗе районы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Ләйлә Йосыпованың кызы Алинә Колчина “Вокал“ номинациясендә икенче урын яулады. Казанда аңа Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

  • Мин әлеге җиңүемне Бөек Җиңү бәйрәменә багышлыйм, – ди Алинә.

Ул көндәшләренең бик сәләтле булуын да яшерми. Үзен әлеге бәйгегә әзерләгән җитәкчесе Марсилә Муллахмәтовага һәм белем ала торган 1нче гимназия коллективына олы рәхмәтен җиткерә.

Әгерҗе районын яклап чыгыш ясаган һәм икенче урынга лаек булган җырчы кыз Алинәне без дә чын күңелдән  котлыйбыз һәм аңа иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев