Әгерҗе районының үзәкләштерелгән клублар системасы #өйдә утыр акциясенә кушылган
Район мәдәният бүлеге, ВКонтакте социаль челтәрендә махсус төркем (МБУК АЦКС Агрыз) булдырып, мәдәният хезмәткәрләренең активлыгын арттырган.
Әлеге төркемдә мәдәният учакларында узган чараларның видеолары урнаштырыла. Сәнгать осталары, өйдә утырганда да халыкны боекмаска, вакытны файдалы уздырырга дәшеп, төрле җырлар тәкъдим итәләр, уен коралларында уйныйлар.
Габдулла Тукай туган көнгә багышлап мәдәният хезмәткәрләре арасында шигырь сөйләү, җыр, рәсем бәйгесе игълан иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев