Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әгерҗедә җирле шагыйрь һәм композитор Әнвәр Закировны искә алдылар

Исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде

Балалар сәнгать мәктәбендә “Күңелем түрендә сүнмәгән өмет бар” исемле искә алу кичәсе үткәрелде.

Ул шагыйрь һәм композитор Әнвәр Закировның 90 еллыгына багышланды.

Чара Әнвәр Закировның Габдулла Галиев сүзләренә язылган, бик күпләр тарафыннан гимн дип кабул ителә торган “Әгерҗем” җыры белән башланып китте. Авторның матур җырлары, тирән эчтәлекле шигырьләре белән уздырылган чарада аның турында бик күп истәлекләр барланды.

ТАССРның – 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында уздырылган чарада “Һәйкәлләрдә чәчәк, каберләрдә гөлләр”кебек җырлар, скрипка моңнары, видеоязмалар безне Әнвәр Закиров яшәгән һәм иҗат иткән чорга кайтаргандай булды.

Күңел җылылыгы белән югары дәрәҗәдә уздырылган Әнвәр Закировның 90 еллыгына багышланган чарада сәнгать мәктәбе укытучылары һәм районыбызның сәнгать осталары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев