Әгерҗедә өлкәннәрне зурладылар + ФОТО
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында бүген район Мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.
“Көмеш телле гармун“ халык ансамбле уйнаган көйләргә өлкәннәр фойеда ук рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәм сәхнәсендә актив тормыш алып баручы өлкәннәрне төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Район башлыгы Валерий Макаров районыбыз өлкәннәренә иң җылы теләкләрен җиткерде, аларга сәламәтлек, бәхетле гомер көзе теләде. Районыбыз үзешчәннәре матур җырлары, дәртле биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Бәйрәмгә килгән һәркем бу көнне чәчәк бәйләмнәре белән кайтып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев