Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әгерҗедә тәүге тапкыр “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры үтә

1 февральдә Әгерҗедә тәүге тапкыр “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры үтә.

Әлеге дәрәҗәле чараның финалына чыгар өчен Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Тукай районнарыннан 40ка якын конкурсант дәгъва кыла.

Бәйгедә мәртәбәле жюри берничә номинация буенча иң-иңнәрне сайлап ала. Рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә өстенлек бирүчеләр, үз балаларыннан тыш тәрбиягә чит нарасыйларны алган аналар, лаеклы ялда булуларына карамастан бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы хатын-кызлар, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучылар һәм башкалар  финалга чыгу өчен осталыкларын күрсәтәчәкләр. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә бүләкләнә. Ә бәйгедә катнашкан көчле затларны  “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк“, “Ир-ат – лидер“ номинацияләрендә хөрмәтләячәкләр. 

“Ел хатын-кызы“ бәйгесенең зона этабы район Мәдәният сараенда уза. Әлеге матур чараны тамаша кылырга теләгән райондашларны 1 февральдә сәгать 9га көтеп калалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев