«Яшьлегем» җыры белән танылган Рөстәм Асадуллин: 18 ел гомеремне музыкага багышладым
Быел ул «Татар җыры» фестивалендә катнашты
Рөстәм Асадуллин – татар эстрадасында, чагыштырмача, яңа исем. Сәхнәгә ул «Яшьлегем» җыры белән «атылып» килеп керде, дибез. Ләкин җырчы өчен әлеге уңыш очраклы түгел, ул үзенең 18 ел гомерен музыкага багышлаган. Быел ул «Татар җыры» фестивалендә катнашты.
-Рөстәм, күптән түгел инде хитка әверелгән «Яшьлегем» җыры тирәсендә аңлашылмаучанлыклар туган иде, син бер җырчыны рөхсәтсез башкаруда гаепләдең, ул хәл ничек тәмамланды?
«Без ул вакытта без бер-беребезне аңлап бетермәдек. Аннан соң шалтыратышып сөйләштек – бүген бер-беребез белән яхшы мөнәсәбәттә. Барысы да хәл ителде».
-Хәзер эстрадада бик еш җыр бүлә башладылар бит.
«Мин аның рәтен дә, нәрсә, ничек эшләгәннәрен дә белмим. Мин әлеге өлкәгә кереп кенә барам. Әлегә монда хәлләр ничек барганын бик өнәп бетермим, әле кемнең кем, нәрсә икәнен аңлый гына башладым. 1 елдан соң әлеге сорауга, бәлки, төгәлрәк җавап бирә алырмын».
-Синең турыңа еш кына «сәер хәрәкәтләнә» дип язалар, моңа ничек карыйсың?
«Ул минем үзеннән-үзе чыга инде. Мин аны репетиция ясап, каяндыр карап эшләмим. Эчтән чыга ул минем. Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим мин. Мин аны үзем сизмим дә, аннары телевизордан карагач – нәрсәдер эшлим шунда. Ул – минем күңел халәтем: ошамаса, карамагыз! Башкача булмый минем, туктап, болай гына басып җырлый алмыйм».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев