Иж-Бубый музее хезмәткәрләре һәм укучылары “Мәгърифәт йолдызлыгы“ конфереренциясендә катнаштылар
Иж-Бубый музее хезмәткәрләре һәм укучылары “Мәгърифәт йолдызлыгы“ конфереренциясендә катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар.
Бу турыда Иж-Бубый авылы тарихы музее мөдире Алсу ХИСМӘТУЛЛИНА сөйли:
- Хезмәттәшем Нурия Мәннапова һәм Иж-Бубый мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Диләрә Ваһапова, Зөлфия Чигвинцева белән Казан шәһәренең 4нче санлы кызлар гимназия-интернатында “Мәгърифәт йолдызлыгы“ исемле халыкара-фәнни конференциядә катнаштык.
Әлеге дәрәҗәле чарада Казан федераль университетының танылган галимнәре, сәнгать эшлеклеләре белән очраштык. Кызлар гимназиясе белән без беренче ел гына хезмәттәшлек итмибез иде. Үзебез дә бу проектта өченче тапкыр белемнәребезне сынадык.
Мин пленар утырышта мәшһүр мәгърифәтче Мөхлисә Бубиның 150 еллыгына багышланган чыгышымны һәм өстәмә белем бирү педагогы буларак, эзләнү эшемне тәкъдим иттем. Диләрә һәм Зөлфия, “Татар мәгърифәте учаклары: үткәне һәм бүгенгесе“, “XIX-ХХ гасырларда мәгърифәтчелекне үстерүгә өлеш керткән хәйриячеләр“ дигән темаларга чыгыш ясап, беренче дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр. Нурия Раиф кызы белән миңа җиңүчеләрне әзерләгән өчен Мактау грамоталары тапшырдылар.
Соңыннан конференциядә катнашучылар өчен ХХ гасыр башындагы уку йортларына багышланган музейга кызыклы сәяхәт тә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев