Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иж-Бубыйның игезәк йолдызлары

Гөлназ–Гөлчәчәк... Гөлгә төренгән назлы чәчәкләр... Исемнәре дә, бер-берсен тулыландырып, үзләренә килешеп тора моңлы сандугачларыбызның.

Игезәк балаларны үстерү җиңел түгел, диләр. Аның каравы, Чулпан белән Зиннур ХӘМИДУЛЛИНнар гаиләсе бүген бик бәхетле. Нечкә күңелле, зәвыклы, мәрхәмәтле, тәүфикълы, моңлы балалары белән горурланырга тулы хаклары бар.

Алар үзләре дә бик олы җанлы, нечкә күңелле, тыйнак. Оста педагоглар нәселеннән булган Чулпан белән Зиннур, картлык көннәрендә әти-әниләрен тәрбия кылып, догаларын алып калдылар. Балалары күңеленә яхшылык белән сугарып торырлык орлыкларны мулдан сала белделәр.

Уллары Булат та – сеңлеләре Гөлназ белән Гөлчәчәккә, әти-әниләренә зур таяныч үрнәге. Гаиләләре белән әдәбиятны, шигъриятне яраталар, китаплар күп укыйлар. Әдәбияттан алган байлык җыр дөньясын тулыландыру өчен дә менә дигән хәзинә булып тора. Мондый шәхесләрнең яшәүгә карашы да, гадәттә, башкаларныкыннан күпкә аерылып тора.

Җырның тәмен, моңның ләззәтен тоя алу да һәркемгә бирелми бит. Җыр – ул халыкның күңел көзгесе. Халкыңа хас матур сыйфатларны белми торып, җырга якын килеп булмыйдыр ул. Гөлназ белән Гөлчәчәкне дә шул гүзәллектә тәрбияләнү бу юлга алып килгәндер. Талантлы кызлар мәктәптә укыганда ук бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яуладылар. Һәр эшне иҗади тырышлык, гүзәллек белән башкардылар. Уку белән бергә музыкаль белем алу да аларга яшьли авыл халкы, гаилә бәхете, матурлык кебек тирән төшенчәләрне аңларга зур өлеш керткәндер. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем алдылар. Казанда төпләнеп калган кызлар 2016 елда “Азино“ балалар иҗат үзәгенә вокал укытучысы булып эшкә урнаштылар. Аларның шәкертләре дә төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр җиңүчеләре буларак танылып киләләр. Игезәк авылдашларыбыз, “Гөлләр“ дуэты буларак та конкурсларда чыгыш ясап, лауреат исемнәрен яулыйлар. ТНВ каналының “Манзара“ тапшыруында Гөлназ белән Гөлчәчәк турында күрсәтелгән “Моң яңгырый ике саф күңелдә“ исемле сюжетны да бик яратып караган идек

Казан–Иж-Бубый арасы ерак дип тормыйлар, яраткан авылдашлары җыелган зур бәйрәм залына ашкынып кайтып та җитәләр моңлы кызларыбыз. Алар җыр суза башлауга сәхнәдә яңгыраган моң авылның киң кырларына, урман-болыннарына тарала, үзләре яшәгән зирексәр якларына, каен җиләкле имәнлекләргә барып тоташа. Җырларның да күңел төпкелләренә үтеп керердәйләрен сайлыйлар бит. Нәкъ халык хөрмәт иткәнен, әти-әниләре, әби-бабайлары яраткан, арыганнарга шифа, җаннарына тынычлык эзләгәннәргә дәва булырдайларын.

Иж-Бубый – тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият-сәнгать әһелләренә бай төбәк. Гөлназ белән Гөлчәчәкнең дә өметле киләчәге күңелләрдә горурлык, шатлык хисләре уята. Халкын зурлаган шәхесләрне генә халык үзе дә зурлый. Милләтебезнең саекмас байлыкларын безнең күңелләргә җиткереп, җыр дигән дөньяның ачылып бетмәгән серләрен ачып, бәхет дигән якты төшенчәнең асылына төшенеп, авылыбызның, халкыбызның сөекле, затлы гөлләре булып чәчәк атарга да атарга язсын сезгә, игезәк кызларыбыз.

Нәсимә СИПОВА.

Иж-Бубый авылы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев