Кадыбашта ак халатлы шәфкать ияләрен хөрмәтләделәр
Кадыбаш Мәдәният йортында узган “Халыкка багышланган гомер“ кичәсендә төрле елларда Кадыбаш фельдшерлык-акушерлык пунктында эшләгән, хәзер амбулаториядә авыруларга хезмәт күрсәтүче медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Кичәдә ак халатлы шәфкать ияләре хезмәт юлларын искә төшерделәр. Аларга авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов, тирән рәхмәт сүзләрен җиткереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Авыл үзешчәннәре, мәктәп коллективы җырлары көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм кичәсен Мәдәният йорты хезмәткәрләре Алсу Сибатова һәм Фәридә Каюмова алып бардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев