Хәмдүнә Тимергалиева үлгән
Репертуарында 1000-ләп җыр бар иде
Татарстанның халык артисты, иң популяр татар җырчыларының берсе Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хакта "Матбугат.ру"га үз чыганакларыннан билгеле булган.
Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елны Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4-нче разрядлы монтер булып эшли.
1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә җырчы, соңрак «Салават» җыр студиясендә җырчы булып эшли. Беренче тапкыр Эмиль Җәләлетдинов төркемендә “Гармун моңнары” дигән җырны башкара. Репертуарында 1000-ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев