Хәмдүнә Тимергалиеваның үлеме сәбәбе билгеле булды
Иртәнге 9да тап булганнар
Бүген Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат булды. Туганы Илһам Шәриф әйтүенчә, җырчының йөрәге туктаган.
— Хәмдүнә апа дачада яшәргә ярата, монда тыныч, рәхәт дип әйтә иде. Ул күптән инде йөрәк белән интегә, аңа кардиостимулятор куелган иде. Иртәнге тугызда репетициягә алырга дип килсәм, авып ята. Йөрәге тибүдән туктаган, диделәр. Кайчан, кайда күмеләсе соңрак хәбәр ителер, — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев