Китапханәнең “Тынгысыз йөрәкләр” клубына йөрүчеләр өчен Чыршы бәйрәме узды + ФОТО
Әгерҗе үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Тынгысыз йөрәкләр” өлкәннәр клубына йөрүчеләр Чыршы бәйрәме үткәрделәр.
“Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” директоры Эльмира Капилова кунакларны якынлашып килүче Яңа 2020 ел белән тәбрикләде. Чулпан Нурмөхәммәтова кичәне матур шигырь юллары белән дәвам итте. Бәйрәм кунаклары татар шагыйрьләренең Яңа ел, кыш турындагы шигырьләрен укыдылар һәм Нур Әхмәдиев, Шәриф Биккол, Клара Булатова, Хәнәфи Бәдигый, Рәдиф Гаташ, Кытайда яшәп иҗат итүче Ильяр Габит китаплары белән таныштылар. Халык җырлары һәм композиторларыбыз әсәрләреннән “Иртә буран, кич тә буран”, “Кышкы романс” һәмбашка җырларны күмәкләп башкардылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап, уеннар уйнап та әйләнделәр өлкәннәребез. “Балачакка, яшьлеккә кайтып килгәндәй булдык, рәхмәт сезгә“ дип сөенделәр.
Чәй өстәле артында да табышмаклар, уеннар дәвам итте. Әлфия Афзаловага охшатып җырлаучы Рәсимә апа Әхмәтшина, Фирдүс Тямаев булып кыланган Әлфия апа Нәфыйкова, мәче белән тычкан булып куышкан Наҗия апа Галләмова һәм Чулпан Нурмөхәммәтова, Галигә барам әле дип җырлаган Ания Булатова, яңа капкага баккан бәрәнне уйнаган Нәҗибә Гобәйдуллина шулкадәр килештерделәр, рәхәтләнеп күңелне ачтылар. Барлык уеннарда да актив катнашучы Мөнзилә Вәлитова, Рәсимә Зарипова, Венера Латыйпова, Светлана Таҗимәрданова, Рәсимә Мөстәкыймова, Венера Ханнанова да кимен куймадылар. Яңа елда тагын да дәртләнеп китапханәдә узачак чараларга йөрербез дигән өметләр белән таралыштылар актив тормыш белән яшәүче дусларыбыз.
Рушания Байтимерова,
үзәк китапханә хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев