Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Красный борда хәйрия концерты узды  

Красный бор Мәдәният йортында  “Мәрхәмәтле йөрәк“ исемле хәйрия концерты булды.

Авыл үзешчәннәре әлеге концертны Красный борда төзелүче чиркәүгә ярдәм йөзеннән оештырдылар. Хәйрия концертында “Наз” приюты, “Теремкәй” балалар бакчасы, Красный бор мәктәбе, участок хастаханәсе, “Сударушки” һәм “Камский балаган” иҗат коллективлары, Мәдәният йорты, элемтә бүлекчәсе, авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре катнаштылар. Һәр учреждение матур чыгышларын бүләк итте. Сәхнәдә берсеннән-берсе  матур, моңлы җырлар, шигырьләр яңгырады. Сәхнәләштерелгән күренешләр, биюләр көчле алкышларга күмелде.

Чиркәүне төзекләндерү өчен 17 100 сум акча җыелды. Красный бор авыл җирлеге башлыгы Анатолий  Лазарев үзешчәннәргә җылы рәхмәт сүзләрен белдерде. Тамашачы артистларны аягүрә басып көчле алкышларга күмде.

Раилә Тимофеева.

Ямурза авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев