Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Күпләргә “Яланаяклы кыз” сериалы аша таныш Асылъяр янәдән сәхнәгә кайта

«Иҗат юлым беркайчан да тукталып тормады. Күп еллар дәвамында җыелган матурлыкны халыкка күрсәтәсем килә»

13 елдан соң Асылъяр – Алсу Зәйнетдинова – кабат сәхнәгә кайта, тиздән аның сольный концерты булачак. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләде.

13 елга сузылган иҗади «пауза»ны Асылъяр игътибарын гаиләсенә һәм балаларына юнәлтүе, шулай ук фәнни хезмәт язуы белән аңлатты.

 

«2012 елда минем соңгы сольный концертым булды. Шул ук елны мин кандидатлык диссертациясен якладым, ул –бик зур күләмле эш. Аннан соң гаилә төзү, балалар туу – хатын-кыз тормышындагы мөһим этаплар. Мин бу әйберләргә үземне тулаем багышладым, ләкин шул ук вакытта минем җырларым да язылды, концертларга да чакыралар иде. Әмма зур гастрольләргә чыгу мөмкинлеге булмагач, мин иҗат юлымда билгеле бер пауза алган идем.
Иҗат юлым беркайчан да тукталып тормады. Соңгы елларны җырлар да күп җыелды, идеяләр дә, иҗади тандемнарыбыз да дәвам итә. Шушы матурлыкны, байлыкны җыеп, туплап тамашачыга күрсәтәсе килә», – дип аңлатты ул концерт оештыру теләген.
 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев