Күпләрнең яраткан җырчысы көзгә саубуллашу концерты оештырачак
Бу хакта ул Чаллыда Нурзадә концертында махсус кунак булып чыгыш ясаганда әйткән
«Шәһри Чаллы» басмасы язуынча, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех бу елның көзендә саубуллашу концерты оештырырга тели. Бу хакта ул Чаллыда Нурзадә концертында махсус кунак булып чыгыш ясаганда әйткән.
Җырчының һәр чыгышын алкышларга күмделәр, дип яза «Шәһри Чаллы».
«Көзгә, октярбь аенда «Энергетик» мәдәният сараенда тамашачыларым белән саубуллашу концерты оештырырга җыенам. Сер түгел, барыбыз да картая, аяклар, билләр авырта. Беребез дә мәңгелек түгел, шуңа күрә үземнең концертымны уздырасым килә. Мин бит Чаллыда пятачокларда җырлап, зур сәхнәгә менгән кеше. Әле дә кешеләр килеп, син җырлаганда пятачокта таныштык дип әйтәләр», – дигән Азат Тимершәех.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев