Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Кырынды китапханәсендә әфганчы авылдашлары белән очрашу булды

15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тула.

Мәдәният учакларында, китапханәләрдә әфганчылар белән очрашулар, әлеге истәлекле датага багышлап чаралар оештырыла.

Кырынды китапханәчесе Фәридә Артемьева да мәктәп укучылары белән очрашуга ветеран әфганчы Илфат Батыровны чакырды. Ул Әфганстан, канлы бәрелешләр, чын дуслыкның кадере турында сөйләде.

Аннан соң укучыларга шул елларны хәтерләткән “Әфганстан“ дигән документаль фильм күрсәтелде.

Укучылар да әфганчы авылдашлары турында сөйләделәр. Мәсәлән, Анастасия Гребенщикова әфганчы күршесе Алмарис Хәмидуллин белән таныштырды. Фәридә ханым үзе әфганчы ире Сергей Артемьев, аның батырлыклары турында сөйләде.

Әлеге чарада балалар җырлар да башкардылар, шигырьләр дә укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев