Кырынды өлкәннәре бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсендә катнаштылар
Кырынды авыл китапханәсендә Өлкәннәр көненә багышлап узган кичә китапханәче Фәридә Артемьеваның котлау сүзләреннән һәм Тирсәдән килгән яшь китап укучы Нурислам Абдуллинның сәнгатьле итеп шигырь сөйләвеннән башланды.
Нурислам биегән татар көенә өлкәннәр дә бик теләп кушылдылар.
Аннан соң Гөлнур Дәүләтшина, Люция Ибраева, Галия Харисова, Алсу Шабаева мөнәҗәтләр көйләделәр һәм бәетләр укыдылар. Әлеге төр иҗат белән шөгыльләнгән авылдашларыбыз Фоат Садыйков, Мөгалимә Шәйхетдинова, Майфрүз Шәрәфиева, Мөшәрәфә әбине искә алдылар.
Соңыннан Ринат Хуҗин, Флорид Харисов сыздырып уйнаган гармун көйләренә кушылып җырладылар. Миңнегөл Гәрәева укыган шигырьләр дә кичәгә үзгә бер ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев