Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Легендар актер Василий Лановой вафат

Ул һәм хатыны коронавирус йоктырган булган

Танылган актер, СССРның халык артисты Василий Лановой вафат. Ул 87 яшендә арабыздан китте. Бу хакта “ТАСС”ка хатыны Ирина Купченко хәбәр иткән.

Актер һәм аның тормыш иптәше ковид йоктыруы хакында 2 гыйнвар көнне билгеле була. Артистта коронавирусның авыр билгеләре булмаса да, аны хастаханәгә салалар.

28 гыйнварда хәле авыраю сәбәпле, Василий әфәнде реанимациягә күчерелә.

Аның үлеме хакында кичә кич мәгълүм булды.

Актер “Алые Паруса”, “Офицеры”, “Война и мир”, “Дни Турбиных” кебек картиналар аша танылу алган. 

Фото: МирКино

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев