Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нарат үзешчәннәре күрше авылларда концерт куйдылар

Аларны Девятерня һәм Касай авыллары тамашачылары бик җылы кабул иткәннәр.

Без Нарат авылы үзешчәннәре күрше Девятерня һәм Касай авылына концерт белән килдек. Девятерняда концертыбыз Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган булса, ә инде Касайда ял концерты буларак үтте. Җыр-биюләр белән үрелеп барган тамашаны халык бик җылы кабул итте, алкышларга күмде. Җырчыларыбыз Ләлә Голубкова, Рафисә Салихова, Гөлнара Гәрәева һәм инде безнең яраткан, бер бәйрәм концертын да калдырмаган биючебез Татьяна Новикова халыкның күңелен бер чыгуда ук җәлеп иттеләр, мактау сүзләренә күмделәр. Гөлчәчәк һәм Сәрия дә булдыралар. Алар бииләр дә, матур итеп скетчларда да катнашалар.
Концерт барышында Арсланова Алия тарафыннан төрле кызыклы викторина сораулары да яңгырады. Тамашачы һәм килгән кунаклар исә, аларга рәхәтләнеп җавап биреп утырдылар. Җырларга кушылып, биеп күңел ачтылар. Концертка чыкканнар бик канәгать калдылар.
Девятерня һәм Касай авылы халкына шулай җылы кабул иткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Иң беренче чиратта, коллективыма, Мәдәният йорты җитәкчеләре Арсланов Фәнис белән Алиягә, Шәрәфиева Гөлназга, аппаратура белән зур ярдәм күрсәткән Кадыбаш Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Сибатовага чын күңелдән зур рәхмәт. Алар безне мул табыннар белән каршы алдылар. Халыкка рәхмәт, сезнең алкышлар сәхнәдә чыгыш ясаганда зур һәм терәк булып торды. Коллектив белән тагын килергә кирәк дигән фикергә килдек.
Гөлсияр Хаҗиева,

Нарат клубы мөдире.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев