«Ну, погоди!» мультфильмы юбилеена яңа серияләр төшереләчәк
Тамашачылар беренче яңа серияне киләсе елның җәендә күрә алачак.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). «Союзмультфильм» киностудиясе «Ну, погоди!» мультфильмының яңа 26 сериясен төшерүне планлаштыра. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
«Союзмультфильм" геройларының 50 еллыгына «Ну, погоди!» мультфильмының яңа циклын эшли башлый», - дип сөйләде киностудия идарәсе рәисе Юлиана Слащева.
Аның сүзләренчә, тамашачылар беренче яңа серияне киләсе елның җәендә күрә алачак.
Популяр совет мультипликацион сериалы хулиган Волк һәм зирәк Куянның күңелле маҗаралары турында сөйли. Персонажларның тавышын СССРның халык артисты Анатолий Папанов һәм РСФСРның атказанган артисткасы Клара Румянова яңгыратты. Тасманың премьерасы 1969 елда булды.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/196994/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев