Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Пушкин картасы буенча фильмнар да карап булачак

Быел ул 5 мең сум тәшкил итә

Яшүсмерләрне һәм яшьләрне сәнгатькә тарту, үсеп килүче буынның мәдәни дәрәҗәсен күтәрү максатыннан бу уку елыннан Әгерҗе районында “Пушкин картасы“ федераль проекты эшли башлады. 

Әлеге проектта 16 белем бирү оешмасыннан 856 укучы катнашты инде. Алар мәдәният учреждениеләре һәм Казан, Чаллы, Ижау профессиональ коллективлары оештырган 25тән артык чараны тамаша кылдылар. 

“Пушкин картасы“ кысаларында район Мәдәният сарае хезмәткәрләре уздырган театральләштерелгән тамашалар, концертлар, “Тарихи-туган якны өйрәнү сәяхәте“ кебек  мавыктыргыч һәм кызыклы чараларны укучылар яратып кабул иттеләр. Бима, Тәбәрле, Көчек, Кичкетаң, Кырынды, Кадрәк, Красный бор, Салагыш, Ямурза, Уразай мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә балаларны төрле темаларга багышланган чараларга җәлеп иттеләр. 

Туган якның тарихи мирасы белән танышуның, укучыларны милли мәдәниятне өйрәнүгә җәлеп итүнең әһәмиятен исәпкә алып, «Пушкин картасы» буенча 360 бала Иж-Бубый авылында узган ел ачылган Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның музей-йортында булды. 

Чаллы шәһәренең «Мирас» коллективы, Минзәлә драма театры, ТР Дәүләт филармониясе, Ижау шәһәренең «Молчи и танцуй» театры артистлары укучыларны югары сәнгать осталыклары белән таң калдырдылар. 

2022 елда да «Пушкин картасы» проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк. Узган ел картага салынган акча күләме 3 мең сум булса, быел ул 5 мең сум тәшкил итәчәк. Февральдән башлап әлеге карта белән  фильмнар карау мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк. 

Мәгариф идарәсе «Пушкин картасы» федераль проектын уңышлы тормышка ашыруда мәдәният учреждениеләре, мәгариф оешмалары һәм ата-аналар белән алга таба хезмәттәшлек итүгә өметләнә.

Александр ШАМШУРИН, 
мәгариф идарәсе методисты. 

Фото: архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев