Район үзәк китапханәсендә калфак тегү серләренә өйрәнделәр
Әгерҗе район үзәк китапханәсендә милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм яшь буынга җиткерү максатыннан мавыктыргыч чара – калфак тегү буенча мастер-класс узды.
Ул “Пушкин картасы” проекты кысаларында оештырылды. Мастер-класста 3нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары, укучы кызлар катнаштылар.
Мастер-класс китапханәче Миләүшә Шәйхетдинова җитәкчелегендә узды. Тәҗрибәле китапханәчеләр кызларга татар хатын-кызларының милли баш киеме булган калфакның тарихы, аның төрләре һәм бизәү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Укытучылар һәм укучылар – һәркем калфак текте. Мастер-класс ахырында һәркем үз кулы белән теккән калфакка ия булды. Бу милли баш киемнәре укытучылар һәм кызлар өчен истәлекле бүләк кенә түгел. Алар аны милли бәйрәмнәрдә киячәкләр.
Китапханәчеләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар яшьләрдә үз халкыңның мәдәниятенә хөрмәт уята һәм онытылып барган кул эшләре серләрен яңартырга булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев