Район күләмендә узучы “Мәдәни салават күпере“ фестивале Театр елына багышлана
Район коллективлары арасында традициягә әйләнгән “Мәдәни салават күпере“ смотр-бәйгесенә старт бирелде.
Аның быелгысы Россиядә Театр елына багышлана. Бәйге дүрт зонада – Салагыш, Яңавыл, Девятерня, Сарсак-Омгада уза.
Салагыш һәм Яңавыл зоналарында үзешчәннәр чыгыш ясадылар инде. Чиратта – Девятерня һәм Сарсак-Омга зоналары.
25 апрельдә район Мәдәният сараенда финал һәм гала-концерт булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев