Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Район үзәк китапханәсе укучылар арасында “Җәлил укулары“ бәйгесе уздырды

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Милли китапханә, “Татарстан – Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе белән берлектә “Җәлил укулары” исеме астында игълан иткән әдәби бәйгедә Әгерҗе районыннан 17 укучы катнашкан.

Алар, рәсем ясап һәм Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп, осталыкта ярышканнар. Шуларның тугызы бәйгенең муниципаль этабында җиңүче булган. Җиңүче укучылар – Әгерҗенең 4нче мәктәбеннән Алсу Хафизова, Азалия Кәримова, Алсу Муллахмәтова, Аделина Хуҗина, Рината Исмәгыйлева, Регина Ибраһимова, 2нче мәктәптән Зилә Нурмөхәммәтова, Данис Айдаров, 3нче мәктәптән Альбина Ибәтуллина  үз эшләрен үзәк китапханәдә үткәрелгән бүләкләү тантанасында да күрсәттеләр.

Беренче тапкыр үткәрелгән I халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең муниципаль этабында җиңгән укучыларны  Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе җирле бүлекчә җитәкчесе Марс Гатауллин котлады. Ул аларга  җирле бүлекчәнең Мактау грамоталарын һәм бүләкләр тапшырды. Ул бу укучыларны әзерләгән укытучыларга һәм китапханәчеләргә рәхмәтен җиткерде. Марс Мөбәрәк улы укучыларны алда уздырылачак “Җәлил укулары”нда да 4нче мәктәп укучылары кебек актив катнашырга өндәде.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев