Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әгерҗе китапханәсенә китаплар бүләк итте

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Әгерҗегә эшлекле визиты вакытында район үзәк китапханәсендә булып, КамАЗның 50 еллык юбилеена багышланган китаплар бүләк итте.

Әлфия Когогина эш визиты белән Әгерҗегә килде. Иң беренче ул район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән очрашты. 1946 елда төзелгән бинада урнашкан бинаның заманча тиешле шартларга тәңгәл булмавын билгеләп үтте. Ул модуль китапханәсе төзү өчен федераль грантта катнашырга тәкъдим итте.

  • Китапханә – яңа форматлы мәгълүмат үзәге булырга тиеш, – диде ул.

Депутат очрашу вакытында КамАЗның 50 еллык юбилеена багышлап чыгарылган китаплар бүләк итте. Балалар өчен өч телдә нәшер ителгән интерактив китап та балаларда кызыксыну уятачак дип белдерде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев