Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

“Созвездие–Йолдызлык-2019” фестивале старт алды

Район Мәдәният сараенда яшьләрнең XIX ачык республика телевизион “Созвездие–Йолдызлык-2019” эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы уздырылды.

Анда балаларның вокал, хореография, сүз сәнгате буенча осталыкларын мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри составында үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева, район Мәдәният бүлеге методистлары Ләйсән Тимуршина, Оксана Михайлова, яшьләр cәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева бар иде.

–  “Созвездие–Йолдызлык” фестивалендә катнашырга теләүче балалар елдан-ел арта. Вокал буенча катнашырга теләк белдерүче унбер баланың икешәр җырын тыңладык. Талантлылар арасыннан иң-иңнәрен сайлау җиңел булмады, – диде жюри рәисе Татьяна Сергеевна.

Муниципаль этапта җиңүчеләр 9-10 март көннәрендә Менделеев шәһәрендә узачак зона этабында катнашачак. Уңышлар сезгә, яшь талантлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев