Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Танылган актриса Нәҗибә Ихсанова вафат булган

Тирән кайгы

Бүген Камал театры Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова вафат булуын хәбәр итте.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.

Кайгылы хәбәрне Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова да раслады.

Танылган актрисага 83 яшь иде.

Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы - Татарстанның һәм Рос­си­я­нең ха­лык артисты — 1982, 2000, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты — 1998.

Ул 1938 ел­ның 25 гыйн­ва­рын­да Татарстанның Аз­на­кай ра­йо­ны Бу­ра­лы авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Төр­ле пландагы күпкырлы төп роль­ләр­дә уй­нау­чы көч­ле тем­пе­ра­мент­ка ия бул­ган та­ныл­ган та­лант­лы ар­тист­ка.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев