Танылган артист Армен Джигарханян вафат
Кайгылы хәбәр килде
Актер һәм театр режиссеры Армен Джигарханян 14 ноябрьдә вафат булган.
Бу хакта РИА Новости Джигарханянның вәкиленә сылтама белән хәбәр итә.
«Бүген төнлә кайгылы хәбәр килде. Армен Борис улы Джигарханян, атаклы артист һәм лидер, театр җитәкчесе вафат булды «, — диде әңгәмәдәш.
Билгеләп үтелгәнчә, артистның үлеме турында Джигарханянның дустына сылтама ясап ТАСС агентлыгы да хәбәр итә.
8 июньдә Джигарханян Мәскәү клиникаларының берсенә госпитализацияләнгән иде. Соңрак аны хастаханәдән чыгардылар.
Октябрьдә актер үзенең 85 еллыгын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев