Танылган җырчы Гүзәл Уразова концертларын күчерергә мәҗбүр
«Ике көнлек Балтач концертларын күчерербез инде»
Җырчы Гүзәл Уразова, чирләп, хастаханәгә эләккән.
«Авырып киттем, дусларым. 2-3 көн ятарга куштылар. 2 көнлек Балтач концертларын күчерербез инде. Аңлавыгыз өчен рәхмәт», – дип хәбәргә чыкты җырчы социаль челтәрләрдә.
«Тазалыгыңны сакла, Гүзәл! Куясы концертларың алда булсын!», «Тизрәк терел, Гүзәл. Тырышлыгың чиксез, исәнлегеңне сакла берүк. Сине яраткан тамашачыңның изге теләкләре көч бирсен», «Аллаһ ярдәмен бирсен, тизрәк савыгырга язсын», – дип матур теләкләр юллыйлар Гүзәлгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев