Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Танылган җырчы Раяз Фасыйховка “Татарстанның халык артисты” мактаулы исеме бирелде

«Минем әле бу сәхнәгә чыгып, берәр спектакльдә уйнап карыйсым килә»

Эстрада җырчысы Раяз Фасыйхов «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова кулыннан алды.


«Башта бу театр бинасын спектакльләр белән тутырырга кирәк. Аннары бәлки берәр нәрсә уйларбыз. Минем әле берәр спектакльдә катнашып карыйсым килә. Бу сәхнәгә чыгасы килә», – диде ул соңыннан «Татар-информ» хәбәрчесенең дә котлауларын кабул итеп.

 


Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында эстрада җырчыларыннан Раяз Фасыйхов белән Рөстәм Насыйбуллин мактаулы исем алды.

Рөстәм Насыйбуллинга «Татарстанның атказанган артисты» дигән исем бирелде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев