Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татарстан кызы «Давай поженимся» тапшыруында үзенә кияү эзләгән, әмма...

Авыл кызы ни дип кайткан?

Олыяз авылы кызы Илүсә Фәлахова телевизион тапшыруның Яңа ел чыгарылышында катнашкан иде.

 Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче блогер кыз Илүсә Фәлахова «Беренче канал»да чыга торган «Давай поженимся» программасында катнашты. Бу тапшыруның Яңа елга багышланган бәйрәм чыгарылышы 28 декабрьдә булды. Мәскәүне «яуларга» Илүсә әнисе белән барган иде, дип яза Мамадыш районының «Нократ» газетасы.

Бу юлы тапшыруда Глеб исемле кияү егетенең йөрәге өчен өч кыз «көрәшә». Кияү ролендәге 38 яшьлек ир үзенең хатыны белән аерылышкач, иске генә «сигезле» машинасында сәяхәт итә башлаган икән. Хәзерге вакытта азык-төлек кибетендә каравылчы булып эшли. Олимпия резервындагы мәктәпне һәм тән сакчылары академиясен тәмамлаган. Фатир сатып алырга акча җыярга хыяллана, үз-үзенә ышанган хатын-кыз белән танышырга тели икән.

Илүсәгә бу тапшыруда кияү белән танышырга «Дюна» төркеме солисты Виктор Рыбин ярдәм итте. Блогер кыз булачак кияүгә авылда яшәрлек, көчле, мал-туар карый белгән ир-ат кирәк, диде. Бәлки, Глеб мондый җаваплылыктан курыкканга, тапшыру азагында башка кызны сайлагандыр.

Тапшырудан соң Илүсә кияү белән уртак тел тапмаганга шат кына булуын әйтте. «Нигә миңа шундый ир-ат. Сайлаган булса да, мин аны: „Гафу ит“, — дип кире борган булыр идем», — дип белдерде ул үзенең «Инстаграм» битендә.

«Чынлыкта бу — шоу. Анда кешеләргә танышу мөмкинлеге бирелә, ә калганы — һәркемнең үз эше», — ди Илүсә телетапшыру турында. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев