Теш табибы булып эшләүче ханым сәхнәгә гашыйк
“Сәхнә яшәтә дә, яшьнәтә дә”, – ди Кадрия ханым Гобәйдуллина
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында теш табибәсе булып эшләүче Кадрия ГОБӘЙДУЛЛИНА авыр, җаваплы, тынгысыз эш көненнән соң үзен иҗатка багышлый. Җырларга, шигырьләр сөйләргә яратучы бу ханым Әгерҗедә уза торган мәдәни чараларны бизи. Өч ел рәттән ул Казанда һәвәскәр ветераннар арасында уздырылучы “Балкыш” республика фестиваленең гала-концертында районыбыз данын яклап чыгыш ясады.
Иҗатка гашыйк ханымның үткәненә күз салсак, ул Югары Ослан районында туып-үскән. Әнисе ягы – укытучылар нәселе. Мәктәпне тәмамлагач теш табибәсенә укып, гомерен әлеге һөнәргә багышлый.
– Теш табибы һөнәре – ул шулай ук иҗат. Пациентларның тешләре матур килеп чыксын, озак хезмәт итсен өчен без зур тырышлык куябыз, – ди ул.
Кадрия Вәли кызы Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә хезмәт куйганнан соң өч ел элек “Земский доктор” программасы буенча Әгерҗегә эшкә килә. Беренче көннәрдән үк шәһәребезнең мәдәни тормышында кайнап яши башлый.
– Мәктәптә укыганда ук мин шигырь сөйли башласам, шаян-шук малайлар да авыз ачып тыңлыйлар иде. Һәр шигырьне кат-кат укып, күңелемнән уздырып, тамашачыга җиткерергә тырышам, – ди ул.
Җырчылар нәселен дәвам итүче дә ул. Гитарада, гармунда уйный. Район үзәк хастаханәсендә уза торган бәйрәмнәрне алып баруга зур өлеш кертә һәм аларны иҗат җимешләре белән баета.
– Тагын бер хыялым – Әгерҗе районы каләм остлаларының шигырьләрен, җырларын тамашачыга җиткерү. Сәхнә елларга бирешергә ирек бирми, ул яшәтә һәм яшьнәтә, – ди Кадрия ханым елмаеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев