Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тиздән Мәдәният йортын тантаналы төстә ачу булачак

Кырынды Мәдәният йортында төзекләндерү эшләренең туксан проценты төгәлләнгән

Кырындыда 1986 елда төзелгән Мәдәният йортында март аеннан бирле кызу эш кайный. Биредә республика программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла. 

–    Бу ремонтны без озак көттек, – ди авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров. – 2012 елда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән мәдәният учакларында капиталь төзекләндерү эшләре уздырыла башлагач ук безнең авылда кайчан бәйрәм булыр икән дип түземсезләндек. Ниһаять, 2020 ел шатлыклы вакыйга алып килде.

1966 елдан 1986 елга кадәр егерме ел дәвамында төзелсә дә, 34 ел бәйрәм чараларыннан кайнап торган клуб, тыштан ялтырап, эчтән калтыраган булган инде. Түбәсеннән су үткән, тәрәзәләреннән җил өргән, җылылык системасы нык тузган. Сәхнә, стена, идәннәргә дә күптәннән ремонт таләп ителгән. 

Илназ Илгизәр улы Кырындыда биш йөз кешегә хезмәт күрсәтүче Мәдәният йортын “кәнфит“ итеп күрәсе килүен төзүчеләргә дә җиткерә. Һәр эшне шәхсән үз контролендә дә тота ул. Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ предприятиесе осталары да сынатмыйлар. 

–    Мондый зур төзекләндерү эшләре барганда җитәкчелек белән ике арада аңлашу булу – иң мөһиме, – ди бригадир Мгер Бежанян. 
Иң беренче чиратта, клуб түбәсен япканнар. Шулай итеп, ничә еллар кар, яңгыр яуганда су үтеп үзәкләренә үткән проблемага нокта куелган. Кырык ел элек өелгән кирпеч стена да профнастил астында калган. “Уңайлы мохит“ программасын истә тотып, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Мәдәният йортына керү юлы бар таләпләргә туры китереп эшләнә башлаган. Андый уңайлыклар эчке якта да булдырыла. 
Театр кием элгеченнән башлана, диләр бит. Бу сүзләр клубларга кагыла дисәк тә ялгышмабыз. Әнә, ремонт эшләренең гардеробтан башлануы юкка түгел. 

–    Бу – ишектән керүгә халыкның иң беренче күзе төшә торган урын. Шуңа төсләрнең дә ачыгын сайладык, – ди Мгер. 

Элекке фойе белән хәзергесе җир белән күк арасы, диләр. Түшәме заманча итеп ясалган, тәрәзә-ишекләр алыштырылган, стеналар буялган. Тиздән яшьләр өчен дискотекалар, балалар өчен күңелле чаралар нәкъ менә биредә уза башлаячак. Кырындының биюче малай-кызлары да яңа чыгышларын шунда өйрәнәчәкләр. 

Тамашачылар залы да, артистлар өчен сәхнә дә башкача инде хәзер. Иң беренче залдагы идәннәрне тамашачы кайсы рәттә утырган очракта да сәхнә уч төбендә кебек күренерлек итеп көйләгәннәр. Баскычларны авыл башлыгы тәкъдиме буенча уртадан һәм ике яктан менәрлек итеп уңайлы итеп ясаганнар. Түшәмнәр дә заманча төсмер алган, лампалар алыштырылган. Тәрәзәләрдән дә җил үтмәячәк, диләр. Стена буйлап батареялар тезелгән. 

–    Элек монда өч кенә батарея иде, хәзер унбиш, – дип елмая Илназ Илгизәр улы. 

Димәк, Мәдәният йортының кыш көне май кебек җылы булачагына да шик юк. 

Төзүчеләр биредә соңгы эшләрне башкаралар. Бик тиздән Мәдәният йортын тантаналы төстә ачу булачак. 

Белешмә: 
Безнең районда республика программасы кысаларында Тирсә, Исәнбай, Красный бор Мәдәният йортларында капиталь төзекләндерү уздырылды. Кырындыдагы мәдәният учагы – дүртенчесе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев