Тукай премиясе лауреатлары билгеле
Лауреатлар булып 3 мәдәният эшлеклесе һәм авторлык коллективы танылды
2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле указны имзалады.
Лауреатлар булып 3 мәдәният эшлеклесе һәм авторлык коллективы танылды.
-Шагыйрь Рәниф Шәриповка «Җомга» һәм «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен
-Драматург Мансур Гыйләҗевка – «Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һәм башка пьесаларны үз эченә алган «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен
-Фотограф һәм фотожурналист Рифкать Якуповка – Татарстан фото сәнгатен үстергән һәм иҗатында татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдырган, аның мәдәни мирасын саклауга керткән зур өлеше һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен
-Айрат Кашаев, Александр Полубенцев һәм Илнур Гайфуллин составындагы авторлар коллективы – «Иакинф» балетын куйган өчен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев