Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Әгерҗедә балалар белән очрашты
Әгерҗедәге балалар китапханәсендә Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Максимова-Исхакова белән очрашу узды.
Ижауда яшәп иҗат итүче балалар шагыйре – өч китап авторы. Аның Татарстан китап нәшриятында басылган беренче китабы “Ежик” “Ел китабы” бәйгесендә “Художественная литература на русском языке” номинациясендә өченче урынга лаек булган. Бу китаптагы шигырьләрне шагыйрь Риза Шәфи татар теленә дә тәрҗемә иткән. Ә икенче китабындагы шигырьләр әнисе – шагыйрә Гөлфия Исхакова тарафыннан татарчага тәрҗемә ителеп шул ук китапта урын алган.
Очрашуда балалар Гүзәл Максимованың яттан сөйләделәр. Аларга шагыйрә үзенең “Мама смеётся” китабын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев