Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Уразайның данлыклы гармунчыларына алмашка яшьләр килә

Уразай егете гармуннарны үзе төзәтә

Уразайның атаклы гармунчылары Хәйдәрҗан Фазлыев, Нургали Мәннанов, Искәндәр Ахунов, Шакирҗан Нәҗметдинов, Гыйльмулла Фазлыев, Нәкыйф Закиров, Таһир Фәрдетдиновның уйнауларын тыңлап үскән буын без. Аларның гармун сузып моңлы авыл көен башкарулары әле дә колакта яңгырап тора кебек. Уйный-уйный, җырлый-җырлый композитор дәрәҗәсенә күтәрелгән Гафият Нигъмәтуллинның чыгышларын бик еш мәдәни чараларда, фестиваль-концертларда ишетеп хозурланабыз. Хәзер дә капка төпләреннән үткәндә Нәҗип Бариев, Мөнәвир Ямалиев, Равил Нәҗметдинов, Хаҗи Гайнетдинов, Рәис Гарифуллин, Радик Гәрәев, Тәлгать Шакиров, Инсаф Бариевның баян-гармун тавышын ишетеп, барасы җирләребез онытыла. Бу гармунчылар рәтендә авыл жирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләүче гүзәл ханым Илгизә Фәрдетдинова кебек талантларның да булуы аеруча куанычлы.

Яшьләр музыка уен коралларын үз итми дигәннәре белән дә килешеп бетмим. Шушы авылдан Миләүшә Шакирова, әнә, аккордеонда өздерә, Язгөлем Шакирова скрипкада уйнау серләренә төшенгән. Айназ Нәҗметдинов, тальян гармунда авыл көйләрен уйнап, уразайлыларны шаккаттыра.

ТАЛЬЯН ГАРМУН КУЛЫМДА

Айназ да – Уразайда туып-үскән егет. Әтисе Сафин һәм бабасы Заһир яңа өйләренә идән җәйгәндә ике яшьлек малайның чүкеч тотып кадак кагып йөрүен авылдашларым әле дә сокланып сөйли. Әнә шулай, кечкенәдән үк бик максатчан булып үсә ул. Мәктәпне тәмамлагач Ижауда киң профильле механик һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәтеннән соң Ямурзадагы “Прикамнефть“ идарәсенә әнисе Кәримә үрнәгендә эшкә урнаша. Эшли дә, агробизнес буенча югары белем алырга да өлгерә замана баласы.

Ә күңел түрендә – бетмәс моң... Аның күңелдән ташкын булып ургып чыгасы килә. Балачагында кулына гармун алып уйнарга тырышып карый Айназ. Әмма чыкмый ул чакта күңел түрендәге моң. Ә теләк һәм максат кала. Үзен белә башлаганнан бирле күңелендә йөрткән хыялын чирек гасыр узганнан соң тормышка ашырырга керешә Айназ. Белдерү буенча эзләп үзенә ошаган гармунны Чаллыдан барып ала. Гармунчы булырга теләүчеләрнең төп өйрәнү урыны – авыл мунчасы. Әтисе белән әнисе килеп, тыңлаучы буларак, киңәшләрен биреп китәләр аңа. Бу гына җитми. Авылдашы Гафият Нигъмәтуллин янына китә егет. Аның ничек уйнаганын күңеленә сеңдерергә тырыша. Уйнавын диктофонга яздырып алып аныңча гармун телләрен тарта. Аннан интернеттан Рөстәм Вәлиев кебек атаклы гармунчыларның иҗатын тирәнтен өйрәнә. Гармун, тальян турында бик күп мәгълүмат туплый. Ике ел шулай тырыша торгач, туган авылы сәхнәсендә остазы Гафият Нигъмәтуллин белән парлап чыгыш ясардай гармунчы булып җитешә. Ә хәзер Айназ тальяны белән концертларда үзе генә дә чыгыш ясый. Уразайдагы мәдәни чараларда халык көйләрен уйнап, аларның матур бер бизәге булып күңелләрне сөендерә.

СҮТӘМ, ҖЫЯМ...

Гармунының бер теле “батып калгач“, аны сүтеп көйли Айназ. Бу шөгыльне дә булдырачагына инангач, авылдашлары да чормалардагы ватык гармуннарын күтәреп аның янына керә башлыйлар. Берсен дә кире бормый ул. Хәзер инде гармун көйләү остасына әверелгән Айназның авылга кайтканын көтеп кенә торалар. Алабугада эшләүче нефтьче егет ял көннәрен туган авылында үткәрә. Күрше-тирә авыллардан да гармун төзәтеп бирүен үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр бар аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев