Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

“Яшьлек“ паркында узган бәйрәм чарасында катнашучыларны Тукай әсәрләре геройлары сәламләде

Район үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре бүген – Тукай туган көндә “Яшьлек“ паркында укучылар һәм шәһәр халкы белән чара уздырдылар.

Бәйрәмгә килүчеләрне Тукай әсәрләре геройлары булып киенгән китапханәчеләр һәм китап сөючеләр каршы алдылар. Су анасы белән Акбай укучыларны “Серле сандык“ уенына дәштеләр. Кәҗә белән Сарык, төрле уен-ярышлар оештырып, бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Тукай иҗаты һәм әсәрләре буенча Шүрәле белән Былтыр уздырган викторинада да катнашучылар күп булды. Сәнгать мәктәбе укучысы Ранис Баһавиев аккордеонда татар көйләрен яңгартты. “Без Тукайлы халык мәңгегә“ дигән күргәзмәдә татар китаплары белән танышучылар да күп булды.

Бу көнне Тукай шигырьләрен дә яңгыраттылар. Шигырь сөйләгән һәркемгә сертификатлар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев