Зинира һәм Ризат Рамазановлар бәби көтә? Бәби-бум дәвам итә!
Имеш-мимешләр йөри
Эстраданың популяр дуэты Зинира һәм Ризат Рамазановларның бәби алып кайтырга җыенуы турында төрле имеш-мимешләр йөри. Бу сорауны Рамазановларның үзләренә юлладык.
Кайсыдыр концертларның берсендә алып баручы Гөлназ Сәфәрова Рамазановларның Айгизәгә иптәш алып кайтуы турында әйткән, имеш. Шуннан җырлы-моңлы дуэтны котлаучылар да артып киткәндер шәт.
“Вәзгыять киеренке булса да, быел тормышыбызда күңелле яңалыклар да булды, Аллага шөкер. Ә балага килгәндә, без алдан кычкырырга теләмибез. “Бала көтәбез”, - дип мактану дөрес түгел. Вакыты җиткәч, барысы да билгеле булыр”, - диде Ризат Рамазановлар.
Җәй башында аралашканда, Ризат кызлары Айгизәгә иптәш алып кайтырга теләүләрен әйткән иде. Теләкләре кабул булган ахры. Ничек кенә булса да, иң мөһиме – сау-сәламәт бала булсын.
Быелгы ел Рамазановлар өчен иҗат ягыннан да уңышлы булды. Җырлы гаилә "Болгар радиосы" VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында “Иң халыкчан дуэт” исеменә лаек булды. Ә “Башкорт җыры” фестивалендә Башкортстанның иң популяр дуэты булып танылды.
Ә татар эстрадасында исә бәби-бум дәвам итә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев