Үзәк балалар китапханәсендә шәхси күргәзмә оештырылган
Биредә Данис Суниевның рәсемнәре тәкъдим ителгән
Үзәк балалар китапханәсендә Суниев Данисның «Минем хыялым! " дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе эшли башлады.
Данис буш вакытларында рәсем ясарга ярата. 10 яшендә ул сәнгать мәктәбенә рәсем сәнгате бүлегенә укырга кергән.
Хәзер ул өченче сыйныфта. Мәктәпкә зур теләк белән йөри, бик яхшы укый.
Ул үзенең укытучылары Олег Вениаминович, Татьяна Альбертовна, Эльвира Мансуровна, Лидия Ришатовнага зур рәхмәт сүзләре җиткерә.
Алга таба да Данис тормышын сәнгать белән бәйләргә тели, архитектор булырга хыяллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев