Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үзәк китапханәдә әфганчылар хатирәләр яңарттылар

Район үзәк китапханәсенә укучылар белән очрашуга әфганчылар Рафис Муллахмәтов һәм Тәфкил Закиров килгән иде.

  • Мин армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта башладым. Без чик сакчылары идек. Үз теләге белән Әфганстанга баручылар төркеменә мин дә эләктем. Бер ай ныклы әзерлектән соң Әфган җиренә аяк бастык. Андагы яшәешне күреп гаҗәпләнүебез хәтердә калган. Безнең “нокталар”га һөҗүмнәр дә булды. Төркемдә яраланучылар да булды,сугышчан дусларыбызны да югалттык, – дип сөйләде Рафис Муллахмәтов.

Тәфкил Закиров Әфганстанда бензовоз шоферы булып хезмәт иткән.

  • Ягулык йөрткәнлектән, безнең хезмәт тә куркыныч булып исәпләнә иде. Бәрелешләрдә бик күп дусларыбызны югалттык. Үткел аша барганда пуля тиеп мин дә яраландым. Шул чакта исән калганнан соң, ул көн минем икенче туган көнем булып исәпләнә, – дип сөйләде ул.

Аннан кулына баян алып шул чорлардагы җырларның берсен башкарды.

Бик күп сораулар да яудырдылар укучылар очрашуга килгән батыр абыйларына. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльмира Капилова эчтәлекле әңгәмәләре өчен әфганчыларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев