Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Үзәк китапханәдә шигырь уку бәйрәме узды

Бөтендөнья шигърият көнендә үзәк китапханәгә килгән китап сөючеләр яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар һәм яттан сөйләделәр.

Рус классиклары А.Пушкин, М.Лермонтов, А.Фет, Ф.Тютчев, С.Есенин, А.Ахматова, М.Цветаева  шигырьләре белән беррәттән хәзерге заман шагыйрьләренең дә шигырьләре яңгырады. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә дә бик матур күргәзмә оештырылды, китапларга күзәтү ясалды. Г. Тукай, Һ.Такташ, Х.Туфан шигырьләре укылды. Ә.Ситдыйкова, Ш.Җиһангирова, Н.Сафина һ.б. ларның шигырьләрен кычкырып укыдылар китапханәгә йөрүчеләр.Шулай ук якташ шагыйрьләрнең дә шигырьләре белән кызыксынучылар күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев