Үзәк китапханәдә язны каршылау бәйрәме узды
Үзәк китапханәдә язны каршылау бәйрәме быел тагын да җанлырак, тагын да ямьлерәк узды.
“Нәүрүзбикә” не бәйләп алып китеп бикләп тотарга җыенган “Убырлы карчык” ны да җиңеп ташладылар, “Карбикәне” дә матур гына итеп озатып җибәрә алдылар. Өйдән-өйгә йөреп йомырка, май, ярмалар җыеп йөрүче балалар да бик оста итеп җырлар, такмаклар әйтеп күңелләрне ачтылар. Ә казан асып урамда пешкән “Карга боткасының” исе шәһәр урамнарына таралып кызыктырды. Аның тәмен әйтәсенме... Телләрне йотарлык иде. Әгерҗедән, Бубыйдан килгән кунаклар күңел ачып, тәмле боткадан авыз итеп, бик шатланып таралыштылар. Җылы яклардан очып кайткан кара каргалар да сөенә-сөенә кинәнделәр ботка ашап. Мәктәп балалары һәм кече яшьтәге балалар да халкыбызның матур гореф-гадәтләре, йолалары белән танышып үссен өчен китапханә хезмәткәрләре бар көчләрен кызганмыйча әзерләнгәннәр һәм бер дигән итеп бәйрәм чарасын уздырдылар.
Рушания Байтимерова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев