Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Зәйнәб Фәрхетдинова “бәйләнүчеләргә” җавап бирде: "Киенеп йөрим бит, шәрә түгел!"

Һәрвакыт игътибар үзәгендә

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың киенү рәвеше һәрвакыт игътибар үзәгендә. Үзенчәлекле образлар белән шаккаттыручы Зәйнәб ханым киеменә “бәйләнүчеләргә” җавап бирде. 

“Бәйләнмәгез инде шул киемгә! Киенеп йөрим бит, шәрә түгел! Ни булган? Бөтен кеше ялтыравыклы, йә булмаса, гәүдәсенә сыланып тора торган күлмәк кияргә тиешмени? Гомергә аңламадым шул нәрсәне.

Кечкенә чакта әни миңа биретка кидерә иде. Беләсезме, миңа ошап калды шул. Үсеп буйга җиткәч тә, бәйләнгән шапканы кыек итеп киеп куя торган идем.

Ну, бар иде заманалар! Туган-тумачадан калган бюстгальтерларны күп киеп йөрергә туры килде. Аларын тегә белүче сирәк иде, сатуда беркайда табып булмый иде, хәтерегездәме? Кызлар?

Ничектер шулай формалашты инде ул «вкус» дигәннәре. Хәер, хәзерге вакытта да нәрсә ошый, нәрсәгә сыям, ничек итеп шул кием эчендә үземне тоям, шуны арзан булса да алам.

Сез дә шулай киенмисезмени? Ничегрәк соң? Языгыз әле?” - дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова Инстаграм сәхифәсендә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев