Исерек ир-ат медицина хезмәткәренә үтерү белән янаган
Бәла-каза

Исерек ир-ат медицина хезмәткәренә үтерү белән янаган

Хастаханә хезмәткәрләре росгвардиячеләрне чакырган

Казанда исерек ир-ат Республика клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә медицина хезмәткәренә үтерү белән янаган һәм берсенә суккан.

Кичә кич 57 яшьлек исерек ир-ат клиникага мөрәҗәгать иткән. Аның башы җәрәхәтләнгән булган.

Республика клиник хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, табиблар пациентны тикшергән: компьютер томографиясе ясаган, авыртуын баскан һәм яраны теккәннәр.

Шуннан соң пациент республика клиник хастаханәсе хезмәткәренең эченә суккан, кычкырып һәм янап стационарга керергә тырышкан.

Хастаханә хезмәткәрләре росгвардиячеләрне чакырган.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев