Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Татарстанда югалган баланы эзләү бара (ФОТО)

Әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән

Бөгелмәдә 16 яшьлек кызны туганнары һәм полиция эзли. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә Бөгелмәдә 16 яшьлек Латыйпова Лилия Фәнис кызы югалган. 10 ноябрьдә ул билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм бүтән күренмәгән. Шул ук көнне кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кызның буе 160 сантиметр тирәсе, аксыл чәчле, күзләре зәңгәр. Ул кара куртка һәм кара джинса чалбар кигән, аякларында кара кроссовкалар, диелгән хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев