Әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы вафат
Якташыбыз Барҗы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үзенең туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, укыган елларында ук каләм тибрәтә башлый
Бу турыда “Казан утлары” журналы хәбәр итә.
Мансур Вәли-Барҗылы 1948 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үзенең туган авылында урта мәктәпне тәмамлый, укыган елларында ук каләм тибрәтә башлый.
1968 елда Мансур Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга килә. Студент елларында яшьләрне иҗади эшкә туплау, стена газетасы, «Яңаваз» исемле әдәби берләшмә оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе була.
1981 елдан башлап М.Вәли-Барҗылы «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли. Үзенең мәкаләләрендә ул агымдагы әдәби процессның үткен, актуаль мәсьәләләрен тормыш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә карап хәл итәргә омтыла.
Аның истәлеге, мирасы беркайчан да онытылмас. Талантлы һәм зыялы шәхеснең арабыздан китүе — барыбыз өчен дә зур югалту.
Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев